Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Үз-үзеңне изоляцияләү музыкага комачауламый

Лаеш балалар сәнгать мәктәбенең музыка укытучысы Диана Хоботина балаларны музыкага гаджет экраны аша өйрәтүнең нинди булуы турында сөйләде.

- Дистанцион укыту һәм уку кыенмы? Әйе, педагогларга да, балаларга да бик катлаулы һәм авыр, - ди Диана Владимировна. - Видеоэлемтә буенча аралашканда бик күп кыенлыклар туа: тавыш тукталып кала, яңгырашның сыйфаты бозыла. Укытучы һәм укучы тыгыз элемтәдә эшләргә күнеккән, бигрәк тә беренче сыйныф укучылары, аларга уен өчен кулны да җайларга, дөрес куярга, гәүдә торышы, аяклар куелышы артыннан да күзәтергә кирәк. Өлкәнрәк укучыларга да бик күп тәкъдимнәр һәм киңәшләр бирергә кирәк.

Дүртенче чирек педагоглар өчен дә, укучылар өчен дә сынау булды. Әмма Диана Хоботина укучылары педагогның үзе белән бергә бу бик авыр бурычны бергәләп башкарып чыктылар. Алар «Яблонь белый цвет» Халыкара конкурсында катнаштылар һәм берничә югары бүләк алдылар! Ата-аналар балаларының чыгышын өй шартларында видеога төшерделәр һәм укытучыга җибәрделәр. Үз укучыларына ярдәм итү өчен Диана Владимировна да шул ук конкурста үз яшь номинациясендә катнашырга булган.

- Тугыз гариза җибәрелде һәм барысы да призлы булды! - ди педагог. – Минем үземнекеннән югарырак бүләк алган укучылар да бар. Бу бик күңелле, чөнки яхшы педагогның укучысы укытучыны узып китәргә тиеш.

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары конкурста тәкъдим ителгән төрле номинацияләрдә катнаштылар. Нәтиҗәләр бик яхшы. «Вокаль башкару» номинациясендә Ангелина Грачева икенче дәрәҗә лауреат булды. «Инструменталь башкару» номинациясендә Екатерина Кукарина - беренче дәрәҗә дипломант, ә Валерия Нохратская, Александра Михайлова һәм Эльвина Мингалиева – шул тәртиптә беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә лауреат. «Нәфис сүз» номинациясендә Замирә Рәхимова (икенче дәрәҗә лауреат) һәм Алиса Германова (өченче дәрәҗә лауреат) уңышка ирештеләр. Валерия Нохратская «Авторлык композициясе» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат, ә Диана Хоботина икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

-Дүртенче чирек барыбыз өчен бик катлаулы булса да, шул ук вакытта нәтиҗәле дә булды, - дип нәтиҗә ясады Диана Владимировна. – Яңа уку елының дистанцион рәвештә узмавын телисе килә. Ә без яхшыга өметләнәчәкбез һәм яңа уңышларга омтылачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музыка Лаеш районы