Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Бассейн юбилеена йөзү ярышы

​​​​​​​Лаеш шәһәре “Кама” спорткомплексы юбилеен йөзү ярышлары белән билгеләп үттеләр.

Лаеш шәһәре оешмалары һәм авыл җирлекләре вәкилләре йөзү буенча турнирда катнаштылар. Барлык катнашучыларны берничә категориягә бүлделәр: 18-35 яшьтәге хатын-кызлар, 18-35 яшьлек ирләр, 36-45 яшьтәге ханымнар һәм 46 яшьтән олы ирләр.

Ярышларның баш хөкемдары Татьяна Солдаткина әйтүенчә, катнашучыларга сигналдан соң ирекле стиль белән 50 метр араны йөзәргә кирәк иде.  Вакыт спортчы бассейн бортына кулын тидергәч туктый.

Турнирда катнашучылар төрле вакыт һәм төрле дәрәҗә әзерлек күрсәттеләр, әмма оттыручылар булмады.Бу көнне өйдә утырмаган, көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, яхшы кәеф алу өчен бассейнга килгәннәрнең барысы грамоталар һәм дипломнар алдылар.

Ярышлар тәмамлангач призерлар һәм җиңүчеләрнең исемнәре аталды. Команда исәбендә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге вәкилләре беренче урын алды, Олы Кабан авыл җирлеге – икенче, Лаеш райбашкарма комитеты өченче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Бассейн юбилеена йөзү ярышы