Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Боксчыларның яңа җиңүләре

Лаеш боксчылары Казанда алтын һәм көмеш медаль яулады

15-18 декабрьдә Казанда узган бокс буенча Беренчелектә һәм Чемпионатта спорт мастеры Араик Аракелянның тәрбияләнүчеләре бик яхшы чыгыш ясады.

Ярышларда дүрт яшь категориясендә 200дән артык спортчы катнашты: ир-атлар (18 яшь һәм өлкәнрәк), юниорлар (16-17 яшь), үсмерләр (14-15 яшь) һәм яшүсмерләр (12-13 яшь).

Араик Гельбертович белән шөгыльләнүче ике спортчы да Лаеш районын лаеклы тәкъдим итте. Үз яшь категориясендә Альберт Алексанин (2004 елгы) - Лаеш техник-икътисад техникумының беренче курс студенты иң яхшысы булды. Ул үзен беренче урын һәм алтын медаль белән тәэмин итеп, көндәшләренә бернинди дә өмет калдырмады. Икенче урынны һәм көмеш медальне Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2нче мәктәбе укучысы Әмәл Зыятдинов (2008 елгы) яулады. Әмәл дә үз көндәшләрен җиңеп, көрәшне лаеклы алып барды.

-Минем ике тәрбияләнүчем дә искиткеч чыгыш ясады, - ди Араик Гельбертович. - Егетләр беренче урыннарга лаек.

Белешмә өчен:

Бу Лаеш боксчыларының беренче җиңүләре түгел.

-2004-2005 елгы (15-16 яшь) егетләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә Альберт Алексанин алтын медаль яулады һәм дүрт тапкыр Татарстан җиңүчесе булды.

- «СПАРТА» бокс клубы призына бокс буенча Бөтенроссия турнирында (2020 елның октябрь ае) алтын медальне унике яшьлек Әмәл Зыятдинов (Лаешның 2 нче мәктәбе) яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы