Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Буран “Кызгылт сары җил” җилкәнле узышуга комачау итмәде

Лаеш районында Идел ярында җилкәнле спорт буенча “Курс-рейс такта/чаңгы” сноукайтинг классларында Россия кубогының беренче этабына старт бирелде.

Боровое Матюшинода турнирда җиңү өчен утызга якын спортчы көч сынашты. Шәхси исәптә кубок өчен Казан, Самара, Мәскәү, Орел, Сургут, Чиләбе, Миасс, Санкт-Петербург, Электросталь, Козьмодемьянск кайтерлары ярышты.

Ярышлар этабын Лаеш райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев ачты. Көч сынашуга килүчеләрнең барысын Татарстан республикасы җилкәнле спорт федерациясе идарә рәисе Вадим Трофимов узышлар башлану белән котлады һәм җилнең уңай булуын теләде. Ярышларның баш хөкемдары – югары категорияле хөкемдар Алексей Ражев катнашучыларга узышлар шартларын аңлатты.

-Сноукайтинг хоббидан тормыш рәвешенә ныклап керде, - дип фикерләре белән уртаклашты оештыру комитеты рәисе, “Кызгылт сары җил” ярышлары рейс-директоры Илнур Латыйпов. – Татарстанда профессионалларның җилкәнле узышлары 2012 елдан үткәрелә, ә Лаеш районында дүртенче мәртәбә. Бүгенге кар безгә яраткан спорт төре белән ләззәтләнергә комачау итми. Чөнки һава температурасы һәм буран икенче урында. Монда иң мөһиме – җил исү.

Өч көн дәвамында 15 узыш үткәрү планлаштырылган, әмма һава торышы бозылу сәбәпле аларны алтыга калдырдылар. Гадәттә бер узыш 10нан 15 минутка кадәр. Буранда стартка төркем белән чыккан спортчылар җил уңаена куелган махсус билге-пирамидаларны әйләнеп узып финиш сызыгына килергә тиешләр иде. Билгеләр арасындагы ара бердән километр ярымга кадәр. Әмма узышчылар турыдан бармыйлар, гомумән алганда сәгатенә уртача 30 километр тизлек белән ике түгәрәктә 12 км дан артык үтәләр. Тотрыклы булмаган һава торышы кайтерлардан җиңел булмаган, әмма намуслы спорт көрәшендә тупланганлык  һәм көч таләп итте. Кар һәм җил булуга да карамастан, ярышта катнашучыларны сәламләргә монда яшәүчеләр балалары белән килгән иде. Тактада узышучылар арасында Петербург вәкиле Валерия Геращенко җиңү яулады. Чиләбедән Степан Конча һәм Екатеринбургтан Павел Зырин шул тәртиптә икенче һәм өченче урын алдылар.

Чаңгыда узышуда беренче өчлекне Екатеринбург спортчысы Илья Гыйбадуллин әйдәде. Илья Турбаев (Сургут) һәм Александр Фридер (Мәскәү) финишка икенче һәм өченче булып килделәр.

Ярышларның икенче этабы Пермь өлкәсенең Березники шәһәрендә, ә өченчесе – Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә Тургояк күлендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы