Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Ике көмеш медаль иясе

Җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында 2003-2004 елларда туган (14-15 яшь) кызлар арасында Лаешта яшәүче Инга Комарова югары күрсәткечләргә иреште.

Илебезнең иң яхшы атлетлары Волгоградка җыелды. 100 һәм 200 метрга йөгерүдә Инга икенче булды. Мондый дәрәҗә ярышларда медаль алу бик тә абруйлы. Яшь йөгерүчене озынлыкка сикерү буенча олимпия чемпионы Татьяна Лебедева һәм биеклеккә сикерү буенча Европа чемпионы Марина Купцова котлады. Газета редакциясе дә бу котлауларга кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Лаеш районы корэш

2
X