Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаеш картингистлары беренче өчлектә

“Мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен күп эшләргә туры килде”, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашалар картклуб әгъзалары. – Шунысына хәтер кала, чак кына 10 урынга чыга алмадык. Әмма өйрәнәчәкбез һәм 2018 елда яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәкбез!” – бу сүзләр нәкъ бер ел элек әйтелгән иде. Һәм балалар үз сүзләрен тоттылар.

Исегезгә төшерәбез, узган елда картинг буенча ФАМС кубогына республика ярышлырында алар Татарстанның иң яхшы 15 картингисты арасына керделәр. Быел ике беренче урын алдылар!

Вилдан Сәфәргалиев финишка беренче булып килде. Илья Оборкин икенче, Константин Абрамов дүртенче урында. Honda GX200 картингында Мурат Әбүзәров беренче унлыкка керде – ул җиденче урында.

-Монда җитәкчебез Линар Рәисовичның өлеше зур, - диләр яшь спортчылар.

Тренер таләпчән дә, ышаныч та уята ала, ярдәм дә итә. Ул үзендә тәрбияләнүчеләр өчен борчыла, дулкынлана.

-Ура! Безнең картингистлар алда була алуларын исбатладылар, - ди хисләрен тыя алмыйча картклуб җитәкчесе Линар Сәфәргалиев. Тренер Николай Елисеев та нәтиҗәләрдән канәгать.

Узышлардан соң балаларны фуршетка чакырдылар, анда аларны уңышлы чыгыш ясаулары белән ЮХИ ДБУ директоры Рифкат Миңнеханов котлады.

Елның соңгы ярышлары Лаеш узышчыларының киләчәге өметле булуын күрсәтте. Алар лаеклы көндәшләр, республиканың эре шәһәрләре картингистларын артта калдырырга сәләтлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы