Лаеш көрәшчеләре Бөтенроссия турнирында җиңделәр
Кичә Менделеевскта билбаулы көрәш буенча атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ибраһим Галимов истәлегенә бөтенроссия ярышлары төгәлләнде. Һәм лаешлылар үзләрен күрсәтте.
Безнең спортчылар берьюлы ике авырлык категориясендә иң яхшылары булдылар. Нәтиҗәдә классик стильдә 100 килограммга кадәр авырлык категориясендә Наил Зәйнуллин чемпион булды. Ә 100 килограммнан югарырак авырлык категориясендә Алексей Журавлевка тиңнәр булмады. Көрәшчеләрнең тренеры – Рәмис Илһамов.
Фото: Лаеш шәһәре администрациясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев