Лаеш мини-футболчылары алтын медаль яуладылар
Лаеш спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре мини-футбол буенча Татарстан зона беренчелегендә иң көчлеләр булдылар.
Ул Кама Тамагында үтте, анда 2004-2005 елгы футболчылар килде. Медальләр өчен Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 14 команда көрәште. Ярыш йомгаклары буенча безнең егетләр беренче урынны һәм финалга путевка алдылар. Спортчыларның тренерлары Сергей Праслов һәм Кирилл Иванов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев