Лаеш йөзүчеләре Татарстан Кубогында чыгыш ясадылар
31 майдан 2 июньгә кадәр Казанның “Акчарлак” бассейнында йөзү буенча Татарстан Республикасы кубогына ярышлар булып үтте.
Ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Актаныш һәм Лаеш районнарыннан 200ләп спортчы катнашты. Команда исәбендә безнең команда алтынчы урынга чыкты. Бу уртак җиңүгә ярышларда ике тапкыр приз яулаган Софья Живописцева зур өлеш кертте. Ул ирекле стиль белән 800 һәм 1500 метрлы дистанцияләрдә икенче урын алды. Безнең спортчыларны Рәис Садыйков өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев