Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаешлылар рәхәтләнеп чаңгы шуалар

Гадәттәге “Россия чаңгы юллары” узышында Лаеш районының йөзләрчә кешесе катнашты.

Шимбә көнне актив яшәү рәвеше тарафдарлары иртәдән үк узышлар башланасы Есенин урамына җыелды. Чаңгы шуарга теләүчеләр күп булды. 31енче “Россия чаңгы юллары”на гаиләләре, сыйныфлары һәм коллективлар белән килделәр. Бу чара башланганнан ул чын чынлап халыкныкына әйләнде.

Үзенең чаңгысы булмаганнар аны прокатка ала алды. Теркәү өстәлләре янында кеше күп. Һәр кеше теркәләргә һәм тизрәк стартка чыгарга тели. Узышлар башланганчы кайнар чәй эчәргә яки февраль салкынында туңмау өчен дәртле музыкага кушылып биеп алырга була иде. Балалар өчен татлы призлар белән викторина әзерләгәннәр.

Спортчыларга райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

-Ярышларда шулкадәр бала һәм яшүсмерләр күрү үзе үк сөендерә, - дип билгеләп үтте Михаил Владимирович. – Татарстанда һәм безнең районда спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә. Барыгызга уңышлы стартлар телим, шунысын истә тотыгыз, мөһиме җиңү түгел, ә катнашу.

Ярышларның баш хөкемдары Александр Портнов сөйләвенчә, барлык катнашучылар ун яшь төркеменә бүленгән. Чаңгы юлы яшь төркеменә карап ике яки өч километр тәшкил иткән.

Старт пистолеты атты – һәм чаңгычылар алга ыргылды. Ярышлар дусларча характерда булса да, көрәш киеренке булды. Һәр кайсының җиңәсе һәм көндәшен узасы килде. Уңышлы узып китүләр, егылулар ачысы, җиңү шатлыгы һәм җиңелү ачысы – “Россия чаңгы юллары-2019”да эмоцияләр күп булды.

Лаеш районы ветераннар советы рәисе Рашат Булатов – ярышта катнашучыларның иң тәҗрибәлесе.  Ул “Камская новь” хәбәрчесе белән үз тәэсирләрен уртаклашты.

-“Россия чаңгы юллары”нда ел саен катнашам,- дип сөйли Рашат Мотыйгуллович.- Кәефем яхшы. Һава торышы искиткеч, таныш кешеләр шактый, әзер трасса – шуу үзе бер рәхәт.

Район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырдылар. Спортчылар медальләр һәм грамоталар алдылар. Район үзәгеннән җиңүчеләр һәм приз алучылар күп булды – 16 кеше, “Россия чаңгы юллары”нда кече елгалылар (9 медаль) һәм столбищелылар (5) уңышлы чыгыш ясадылар. Иң яшь спортчы – Сәйдәш Абдуллин, аңа 2,5 яшь ярым. Столбищедан килгән Абдуллиннар гаиләсе иң спортчы гаилә дип танылды.

“Россия чаңгы юллары” тәмамланды, әмма Лаешта матур көннәрдә чаңгы юлына чыгарга теләүчеләр шактый. Якташларыбызның күбесе  спорт белән яшәү үрнәген сайлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы