Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Мөмкинлекләре чиксез спортчыларны ничек тәрбияләргә

Лаеш интернат мәктәбендә “Җайлаштырылган физик культура” программасы буенча яңадан һөнәри әзерлек үтүчеләр өчен республика семинары булды.

Людмила Пылаева

Автор фотосы

Лаеш интернат мәктәбендә “Җайлаштырылган физик культура” программасы буенча яңадан һөнәри әзерлек үтүчеләр өчен республика семинары булды.

Аның максаты- сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшне оештыру, аларны спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Семинар эшендә республиканың җайлаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (РДЮСАШ) директоры, Россиянең атказанган тренеры Фәридә Сафиуллина һәм бар Татарстанның спорт мәктәпләре остазлары катнашты.  Аларның барысы хәзер Россия кооперация университеты Казан кооператив институты базасында физик культура һәм спорт өлкәсендә яңадан һөнәри әзерлек курсларында.

Сукырлар һәм начар күрүчеләр мәктәпләрендә физик тәрбия балаларны һәр яклап үстерүдә мөһим чараларның берсе булып тора. Ул аларга хезмәт эшчәнлегенә әзерләнүдә һәм катнашуда ярдәм итә. Мондый балаларга физик тәрбия бирүнең үз үзенчәлекләре бар, алар күрү сәләте бозылу белән генә түгел, физик һәм психик тайпылышлар булу белән дә аңлатыла.

2018 елның сентябреннән Лаеш интернат мәктәбе базасында РДЮСАШның җиңел атлетика һәм күрү сәләте бозылган затлар өчен голбол бүлекләре филиалы эшли башлады. Булачак спортчыларны Россия спорт мастеры, интернат-мәктәпне тәмамлаган Виктор Плужников өйрәтә.

Курсларны тыңлаучылар өчен мәктәп буйлап экскурсия үткәрделәр, аларны белем бирү-тәрбия процессы белән таныштырдылар. Кунаклар игътибарына җиденче сыйныф укчылары белән “Спорт һәм чиксез мөмкинлекләр” темасына сыйныф сәгате күрсәтелде. Безнең тәрбияләнүчеләрнең мөмкинлекләре күрсәтелде, ә бит аларга югары күрсәткечләргә ирешү өчен  көн саен кыенлыкларны җиңәргә туры килә.

Килүчеләргә осталык сәгате күрсәттеләр: күзләрен бәйләп һәм таяк белән мәктәп буйлап экскурсия. Семинарда катнашучыларны сукыр укучы озата барды. Аннан соң алар тәэсирләре белән уртаклаштылар. Виктор Плужников үз укучылары белән голбол уены һәм җиңел атлетика буенча уку-өйрәнү дәресе үткәрде. Интернат кунаклары Рамил Каюмовта тәрбияләнүчеләр күрсәткән голбол буенча мастер-классны зур кызыксыну белән күзәттеләр.

Кунаклар безнең спортчылар әзерлегенә һәм мәктәптә балалар белән эшне оештыруга югары бәя бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы