Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Район педагоглары спорт туризмын үзләштерәләр

 Ташкирмәндә Лаеш районы мәгариф оешмалары командаларының туристик слеты булды.

Автор фотосы

Ел саен үтә торган туристик слетта быел районның 20 командасы катнашты.

Ярышларны Лаеш районы мәгариф идарәсе, мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы һәм Ташкирмән мәктәбе оештырды. Ярышлар “Спорт, сәламәтлек һәм озын гомер” программасы кысаларында үтте.

Турслет-2022 Куйбышев сусаклагычының Ташкирмән авыл янындагы биек ярында үтте. Быел ярышларга командалар ике мәртәбә күп килде, бер ел элек 10 иде, ә 2022 елда 20. Стартка һәр командадан дүртәр кеше чыкты.

Уенннар алдыннан судья команда капитаннарына ярышлар тәртибен аңлатты, стартка чыгу тәртибе жирәбә буенча билгеләнде. Слетның спорт өлеше алдыннан мәдәни программа булды - импровизацияләнгән сәхнәдә һәр команда үз “визиткасын” күрсәтте. Лаеш районы педагоглары ныклап әзерләнгәннәр һәм шактый креатив булды. Һәр команданың үз формасы, исеме, речевкасы һәм җыры бар. Коллегалары алдында алар үзләренең вокал һәм хореографик сәләтләрен күрсәттеләр, ә аннан соң дистанциягә чыктылар.

Ул узган елдагыдан кыскарак булды, спортчылар сүзләре буенча катлаулырак иде. Берничә йөз метр дәвамында укытучыларга берничә сынау үтәргә туры килде. Беренчесендә аларга берничә такта ярдәмендә “сазлык”ны үтәргә туры килде. “Сазлыкка” тигән өчен штраф секундлар билгеләнде.

 Команда әгъзалары аска төшкәч парларга бүленделәр һәм ишарәләп бер-берләренә сигналлар бирделәр.

Бар катнашучылар фикеренчә, иң катлаулысы ишкәкле көймәдә йөзү булгандыр. Бирем шартлары буенча катнашучылар акваториягә чыгарга һәм көймәдә ярдан берничә дистә метр ераклыктагы буйны үтәргә кирәк иде. Спортчыларның барысының да ишкәкләр белән ишү тәҗрибәсе юк иде, шуңа күрә бу этап аларның күп вакытын алды. Ә аннан соң аларга текә ярдан өскә менәргә һәм финишка килергә  кирәк иде.

Районның мәгариф бүлеге мөдире Лия Хөсәенова җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Иң яхшы “визиткалар” өчен мәгариф бүлеге, Лаешның 2нче мәктәбе һәм Комлы Ковали мәктәбе бүләкләнде. Өч команда өченче урын алды: Рождествено, Урта Девятово һәм Ташкирмән мәктәпләре. Орел һәм Габишево мәктәпләре икенче булды. М.Р. Әхмәтшин исемендәге Атабай урта мәктәбенең иң тәҗрибәле туристлары җиңү яулады.

Кемнең җиңүе мөһим түгел. Мөһиме, укытучылар саф һавада үзләрен күрсәттеләр һәм вакытны искиткеч итеп үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Район педагоглары спорт туризмын үзләштерәләр