Риназ Гарипов тагын җиңүчеләр арасында
Риназ Гарипов көрәш буенча Идел буе федераль округы кубогына Бөтенроссия ярышларында өченче урын алды.
Алар 9 ноябрьдән 11енә кадәр Нефтекамск каласында үтте. Риназ Татарстанның 60 килограмм үлчәү авырлыгы буенча ирләр командасы составында чыгыш ясады.Бронза медаль яулап ул көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат нормативын раслады.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Пәрәүдә туып үскән, Лаеш спорт мәктәбе тренеры һәм көрәшче Риназ Гарипов Кыргызстанда үткән Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында кыргыз көрәше буенча 55 кг үлчәү категориясендә өченче урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев