Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Шахмат – өчне бергә берләштерә: спорт, мәдәният, фәнне

Лаешта мөһим вакыйга булды: шәһәр тарихында беренче тапкыр халыкара класслы мастер Илдар Низамов шахматны берьюлы берничә кеше белән уйнау сеансы үткәрде.

Ул Лаешка мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләп килүче шахмат клубы тренеры Илья Гордеев чакыруы буенча килде. Илья Николаевич аңлатканча, ярышлар Инвалидлар ункөнлегенә багышланган.

Илдар Равил улының борынгы интеллектуаль уенны яратучылар белән очрашуы район мәдәният йортында үтте.

-Шахмат – ул өчне бергә берләштерә: спорт, мәдәният, фәнне. Минем килүемнең максаты – аларны популярлаштыру, шул исәптән Лаеш районында да, - дип сөйләде ТР шахмат спорты федерациясе вәкиле. - Җирле шахматчылар белән танышырга телим. Федерация тарафыннан аларга ярдәм күрсәтеләчәк. Шахмат яңадан лаеклы урын ала башлады. Мәктәпләргә Бөтенроссия программасы кертелә – шахмат дәресләре керә башлый. Район җитәкчелегенең дә шахмат спортын үстерүгә ярдәм күрсәтүе зарур. Киләчәктә без турнирлар үткәрүне планлаштырабыз һәм, ихтимал, безнең спортчылар Лаеш районына килер.  

Илдар Низамов шахмат аналитиканы, тырышлыкны, хәтерне үстерә дип саный. Хәзер бу 1нче санлы интеллектуаль уенга спортка караган кебек кенә түгел, фәнгә караган кебек карыйлар.

-Шахмат белән шөгыльләнүче балалар культуралы кешеләр булып үсәләр, чөнки шахмат эчке культураны үстерә, - ди ышанып спорт мастеры. – Җинаять дөньясында шахматчылар булмый.

Турнирга төрле яшьтәге спортчылар җыелды. Барысы да уйнады – пионерлардан алып пенсионерларга кадәр. Державинодан Ринат Шәкүров улы (11 яшь) һәм кызы (9 яшь) белән килгән.

-Бездә шахмат уйнарга Илья Гордеев өйрәтә. Ул уен хәтерне дә, аналитик акылны да үстерә дип уйлыйм. Минем улым белән кызым монда бик теләп йөриләр, - дип сөйли ике искиткеч бала атасы. – Беренче вакытта кызым фигураларны уйлап тормыйча күчереп кенә утырса, хәзер инде чынлап уйный, үзенең йөрешләрен алдан уйлый.

Илдар Низамов шахматны берьюлы берничә кеше белән уйнау сеансы үткәрде һәм моның белән әлеге борынгы спорт төрен яратучыларның соклануына лаек булды. Турнир тәмамлангач балалар мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән дипломнар алдылар, ә шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина барлык катнашучыларга зур булмаган бүләкләр тапшырды. Илдар Низамов ТР шахмат федерациясеннән лаешлы спортчыларга 10 комплект шахмат, стенага элә торган бер магнитлы шахмат тактасы һәм биш шахмат сәгате тапшырды.

Күпләр халыкара класслы мастердан автограф алды. Һәм, шулай гадәткә кергәнчә, истәлеккә фотога төштеләр.

Турнирдан видеоны газета сайтыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахматы Лаеш районы

2
X