Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Шахмат район халкын берләштерә

«Кама ягы» газетасы кубогына традицион шахмат турниры 45нче тапкыр узды.

Исәп буенча юбилей турниры узган ел уздырылырга тиеш иде, әмма пандемия үз төзәтмәләрен кертте. Шуңа да карамастан, җирле шахматчылар тарафыннан аңа карата кызыксыну кимемәде. Быел аңа 21 кеше гариза бирде. Гадәттәгечә, ярышлар команда һәм шәхси исәпләрдә узды.

Уеннарны «Кама ягы»ның баш редакторы Денис Суханов һәм Лаеш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илназ Зарипов ачты. Ярышларның баш судьясы Эдуард Фаязов катнашучыларга турнирның регламентын аңлатты, шуннан соң спортчылар такталар артына утырды.

Көн дәвамында иң интеллектуаль спорт төре энтузиастлары «Кама» бассейны фойесында ярыштылар. Читтән караганда шахмат - ялыктыргыч һәм күңелсез кебек күренергә мөмкин. Тик уйный белгән кеше аклы-каралы такталардагы баталияләрне футбол яки хоккейны күзәткәннән ким булмаган кызыксыну белән күзәтеп торачак. Көндәшеңнең уйларын берничә адымга алдан исәпләү, иң оптималь йөрешне сайлап алу һәм партияне җиңүгә җиткерү - ул чын сәнгать, һәркемгә дә бирелмәгән осталык.

Шахматчылар - спортның актив төрләрен яратучылардан ким булмаганча нык халык. Биредә актив хәрәкәт итәргә кирәк түгел кебек, әмма команда һәм шәхси исәптә бер көн эчендә уннан артык партия уйнар өчен нинди ныклык кирәк. Шуңа да карамастан, Лаеш гроссмейстерлары булдырды. Менә нәрсә ул чын шахмат фанаты булу!

Турнирда катнашкан бер генә кеше дә дипломсыз калмады. Ә иң лаеклылар призерлар арасына керде. Команда исәбендә «Браво» командасын тәкъдим иткән Александр Мизинов, Павел Мизинов һәм Алексей Яфизов җиңүче булды. Икенче урында Эдуард Фаязов, Виталий Сәгыйтов һәм Алискер Алекберов составындагы «Кама ягы» командасы. Өченче урынны Никольский авыл җирлеге командасы яулады. Аңа Эрнест Алеев, Владимир Краснов һәм Рөстәм Хисамов керде. Шәхси беренчелектә Эдуард Фаязов җиңүче булды.  “Көмеш” Эрнест Алеевта. Өченче урынны Виталий Сәгыйтов алды.

Ярышларны оештыручылар - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы, “Камская новь” газетасы редакциясе һәм Лаеш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге.

Иганәче ярдәме өчен оештыручы рәхмәт белдерә:

-Шәхси эшмәкәр Артур Георгиевич Цагаевка;

-Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Геннадьевич Карсаловка;

-Лаеш электр челтәрләре начальнигы Наил Рәүф улы Бахтиозинга;

-”Инженерлык технологияләре” РСК” ЧҖҖ генераль директоры Сергей Анатольевич Сюнинга;

"Югория" ДСК" АҖнең Лаеш филиалы директоры Гөлфия Габдуллаҗан кызы Хановага;

"Сервис Бон" ЧҖҖ директоры Валентина Ивановна Аникинага;

"ХаРаШа" ЧҖҖ директоры Раил Хәсән улы Шәйдуллинга;

- Лаеш район эксплуатация-газ хезмәте начальнигы Рөстәм Рифкать улы Аглюковка.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахматы Лаеш районы