Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Спорт күнегүләре

Гөлназ Насыйбуллина #Сидимдома онлайн-марафонында җиңүчеләргә кубоклар тапшырды.

Марафонда катнашучылар кул астындагы чаралар: пластик шешәләр, бүкәннәр, эскәмияләр, ярма тутырылган пакетлар кулланып шөгыльләнделәр.

Фотоны Рөстәм Насыйбуллин бирде.

Исегезгә төшерәбез, дзюдо һәм самбо буенча дөнья чемпионы тәрбияләгән күп кенә бүләкләр иясе, Лаеш спорт мәктәбе тренеры Рөстәм Насыйбуллин #Сидимдома бөтенроссия спорт онлайн-марафонына кушылырга тәкъдим итте. Ә аның кызы, 2006 елда дзюдо һәм самбо буенча дөнья чемпионы булган Гөлназ Насыйбуллина үз исеменнән ике кубок әзерләде – берсе өйдә үзең эшләгән тренажер/тренажерларның креативлыгы һәм оригинальлеге өчен, икенчесе анда/аларда физик күнегүләр башкарганда иң яхшы техника өчен. Кул астындагы чаралардан тренажер уйлап табарга, кыска видео төшерергә һәм аны «Камская новь» газетасы сайтына урнаштыру өчен җибәрергә кирәк иде.

Редакциягә 10нан артык видео җибәрделәр, һәм менә йомгаклар ясау көне җитте. Өйдәге кулдан эшләнгән тренажерларның креативлыгы һәм оригинальлеге өчен, шулай ук тренировкаларда катнашу өчен бөтен гаиләне җәлеп иткән өчен, беренче кубокны Рәис Фәтхетдиновка тапшырдылар (күнегүләрнең видеосын газета сайтында «Видео» рубрикасында карагыз: http://laishevskyi.ru (25 апрель).

-Икенче кубокны кемгә тапшырырга дигән сорау тугач, мин физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар эшләре буенча ФИАС (мәгълүмати адреслы федераль система) комиссиясе әгъзасы Роман Новиков белән киңәшләшергә булдым, - дип сөйли Рөстәм Насыйбуллин. – Аңа Мәскәүгә шалтыраттым. Фикер алышудан соң кубокны Лаеш спорт мәктәбе филиалы - Каипының дзюдо спорт мәктәбе алырга лаек дигән карарга килдек.

Роман Игоревич Рөстәм Насыйбуллин белән әңгәмә вакытында билгеләп үткәнчә, #Сидимдома онлайн-марафоны инвалидларга чыгыш ясау, үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирде.

- Бу үз - үзеңне изоляцияләү чорында спорт тренировкаларының кабынып китүе, - диде Роман Новиков һәм өстәде, - Лаеш районында мондый чаралар үткәрелүенә рәхмәтлемен.

Үз-үзеңне изоляцияләү тәмамланмаган, шулай булгач, сезнең аны файдалы итеп үткәрү өчен вакытыгыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы