Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Усадыда тэг-регби буенча ярыш булды

Регби буенча Татарстан федерациясе  республиканың регби спорт мәктәбе белән берлектә ”Усады” спорт комплексында Лаеш районы укучылары өчен тэг-регби буенча спорт ярышлары үткәрделәр.

Автор фотосы

 

Призлар өчен район мәктәпләренең өченче һәм дүртенче сыйныф укучылары көч сынашты. Катнашуга Габишево, Никольский, Рождествено, Столбище, Сокуры һәм Усады мәктәпләре гариза бирде.

Спортның бу төрен элемтәсез диләр. Кырда ике команда уйный, алар үз капкаларын саклыйлар. Уенчыларның бурычы – туп белән көндәш капкасына йөгерергә һәм тупны сызыкка яки аннан соң куярга. Уенчылар тэглар кияләр – ике тасмалы билбау шулай дип атала. Туп уенчы кулында булганда, көндәшләр аның артыннан чабалар, тасманы алалар һәм “тэг” дип кычкыралар. Билбаудан алынган тасма уенчының өч секунд эчендә туктарга тиешлеген һәм тупны үз командасындагы уенчыга тапшырырга кирәклеген аңлата. Сәерлеге шунда, тупны артка гына бирергә кирәк, аны алга тибү тыела. Уенда  борылу тыела. Син алга гына чабарга тиеш, үзеңнән тэгны йолкып алу мөмкинлеге бирмәскә кирәк, ә инде алсалар, артка пас бирү сорала.

Габишево регбичылары беренче урын алдылар. А.П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбе балалары өйләренә икенче урын өчен бүләкәр белән киттеләр. Ярышларда Никольский мәктәбе балалары өченче урынга чыктылар. Катнашучыларның калганнарына сувенирлар тапшырдылар, ә тренерлар составы рәхмәтләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Усадыда тэг-регби буенча ярыш булды