Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Елена Тюрина: “Мин туган авылымда эшләвемә сөенәм”

Елена Тюрина табиб дипломы алгач туган авылына кайта. Менә җиде елдан артык инде ул Рождествено табиблык амбулаториясендә педиатр булып эшли.

Елена Николаевна үзе турында күп сөйләми. “Мин игътибар үзәгендә булырга яратмыйм”, диде табиб хәбәрчеләр белән очрашуны кичектерергә теләп.

Елена Тюрина күп эшли, аз сөйләшә торган кешеләр категориясенә карый. Мөгаен шуңа күрәдер, ул мәктәпне тәмамлагач мединститутка укырга керергә карар итә һәм имтиханнар тапшыру өчен ныклап әзерләнә.

Ул һәрчак шулай була. Биология белән кызыксына. Район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар ала. Олимпиада биремнәренә әзер булыр өчен биология белән өстәмә шөгыльләнә - башта Татьяна Владимировна Колина белән, соңыннан Наталья Николаевна Марьина белән. Алар үз укучыларында фәнгә кызыксыну, уңышка омтылу тәрбиялиләр.

-Кечкенәдән үк табиб булырга хыялландым дип әйтә алмыйм. Әмма мәктәпне тәмамлау алдыннан сайларга кирәк һәм мин үземне сынап карарга булдым, - дип сөйли Елена Тюрина. - Нәтиҗәдә мин мединститутка укырга кердем һәм укуы җиңел булмаса да беркайчан үкенмәдем. Рождественода 2014 елның августында “Земский доктор” программасы буенча эшли башладым.

Рождествено амбулаториясендә авырулар кабул итүенә җиде ел инде. Беренче нәни пациентларын Елена онытмый. Аларны, үскәч тә, кабат яраткан табиблары янына килүләрен сагынып искә ала.

-Миңа эшемдә остазым - район педиатры Марина Егорова ярдәм итә. Без аның белән һәрчак элемтәдә, ул теләсә нинди мәсьәләне хәл итүдә булыша. Мин үземнең шәфкать туташым Ольга Ильинадан күп нәрсәләргә өйрәндем. Ольга Васильевна бик зирәк һәм мин табиблык практикамны аның белән узуга шатланам. Чөнки күп нәрсә медсестрадан тора, - дип ышана безнең хикәя герое.

һәр табиб кебек, Елена Николаевна да кыенлыклар белән очраша. Алар әти-әниләр белән эшләгәндә барлыкка килә, алар вакыты белән табиб киңәшләрен үтәмиләр. Кайвакытта профилактик прививкалардан баш тарталар. Шуңа күрә аларны инандыру өчен өстәмә көч куярга туры килә. Әти-әниләр дә үз табибларына ышаналар.

-Соңгы елда эш күпкә артты, вируслы инфекциядән соң катлаулану очраклары барлыкка килде, - дип аңлата педиатр. - Вакытында ачыклап дөрес дәвалау билгеләргә яки яңадан тикшерү өчен тар белгечләргә җибәрергә кирәк. Эш көне 8.00дә башлана һәм 16.00дә бетә. Ул авыру балаларны кабул итү генә түгел. Анамнез җыю, дару препаратлары билгеләү, прививкалар картасы алып бару, балаларга үз вакытында вакцина ясауга контроль, сәламәтлек торышы турында мәгълүматларны билгеләү, диспансер исәптә торган балалар белән эш, медицина ярдәме күрсәтү, авыру балаларның өйләренә бару, әти-әниләр белән профилактик һәм агарту эшләре алып бару, медтернәкләнүгә күрсәткечләр һәм тискәре якларын билгеләү, документлар тутыру, яңа туган балаларга патронаж... Күргәнегезчә табибның эше күп. Шулай да мин педиатр һөнәре сайлавыма һәм туган авылымда эшләвемә сөенәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рождествено Лаеш районы табиб лаешта реклама Лаеш ягы кешеләре