Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Кош гриппына каршы тору буенча өйрәнүләр

Лаеш районында “Атабай” АФ” ЧҖҖ базасында ике көн дәвамында штаб өйрәнүләре узды, аңа ветберләшмә, үзәк район хастаханәсе, полиция, МЧС һәм биологик ресурслар буенча комитет хезмәткәрләре җәлеп ителде.

Өйрәнүләр легендасы буенча, “Атабай” АФ” ЧҖҖдә күпләп кошлар үлә. ЧП урынына ветеринар тикшерү һәм патологик материал сайлап алу төркеме килә. Бу кешеләр инфекция учагына беренче булып керәләр. Алар чумага каршы кием кигәннәр һәм индивидуаль сак чаралары бар. Аларның бурычы: биоматериаллар сайлап алу.

-Безнең хезмәткәрләр үлгән кошларның шартлы гәүдәләрен сайлап, алардан кан һәм йорт кошларының трахеяларыннан мазок алдылар, - дип аңлата диагностика буенча начальник урынбасары Рәзинә Фаязова. – Озата баручы документ тутырдылар һәм аны “Республика ветлабораториясе” ДБУга җибәрделәр. Өйрәнүләр легендасы буенча, кош гриппына уңай нәтиҗә килде. Моннан соң инфекция белән көрәшкә җыелма эпизоотик отряд кушылды, ул ветеринар берләшмә, үзәк район хастаханәсе, полиция, МЧС һәм биологик ресурслар буенча комитет вәкилләреннән тора. Өйрәнүләр максаты инфекция учагын юк итүгә мөнәсәбәте булган барлык ведомстволарның үзара бәйләнешен булдырудан гыйбарәт иде. Максатка ирешелде. Өйрәнүләр югары бәя алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Атабаево Лаеш районы кош гриппы