Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Квалификацияле медицина ярдәме алу тагын да уңайланды

Яңа ел алдыннан районда бик тә әһәмиятле ике медицина объекты ачылды: Лаешта балалар поликлиникасы һәм Кече Елгада фельдшерлык-акушерлык пункты.

 Ачу тантаналарында район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының капиталь ремонт барышына техник контрольлек итү бүлеге начальнигы Артур Нәбиуллин катнашты.

Балалар поликлиникасы Лаешта һәм якындагы авылларда яшәүче 3200 балага хезмәт күрсәтә. Туганнан алып 17 яшькәчә балаларга дүрт педиатр һәм дүрт участок шәфкать туташы хезмәт күрсәтә. Яңа медучреждение көненә 50  кабул итүгә исәпләнгән, өйгә барып хезмәт күрсәтү дә үткәрелә. Балалар поликлиникасы базасында диспансерлаштыру үткәрелә, авыру һәм сәламәт балалар кабул ителә, прививкалар ясала, профилактик тикшерүләр үткәрелә. Әниләр һәм әтиләр мәктәбе эшли башлаячак.

-2018 елда сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан районда күп эшләнде, - дип белдерде Михаил Афанасьев. – Үзәк район хастаханәсендә ремонт төгәлләнде, Комлы Ковалида табиблык амбулаториясе ачылды. Безнең эш район халкына якында гына сыйфатлы медицина хезмәте алу мөмкинлеге булдыруга юнәлтелгән. Михаил Павлович кешеләр иминлеге өчен хезмәт иткән хастаханә коллективына рәхмәт белдерде. Ул шулай ук пациенталарга игътибарлы булуларын һәм җылы караш күрсәтүләрен теләде.

Кече Елгадагы яңа фельдшерлык-акушерлык пункты ике авылга – 668 кеше яшәгән Кече Елгага һәм Полянкага хезмәт күрсәтә. Аңа 17 яшькәчә 98 бала беркетелгән, шул исәптән, өчесе бер яшькә кадәр. Медучреждениедә халык белән профилактик эш алып барыла. 149 кеше диспансер исәптә тора, алар ел дәвамында дәвалау да, профилактик киңәшләр дә алалар.

Район башлыгы Азнакайның “Нефтемаш” заводы коллективына рәхмәт белдерде, алар поликлиникалар һәм ФАПларның модульле биналарын ясыйлар. Лаеш үзәк хастаханәсе поликлиника бүлеге участок табиб-педиатры Марина Егорова, төзелеш оешмасы директоры Раил Шәфиев, шулай ук фельдшер Рита Рәхимова бүләкләр алды.

Тантанадан соң ук медицина объектлары авырулар кабул итә башладылар – табиблар беркайчан да эшсез булмый, хәтта яңа ел бәйрәмнәрендә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы