Лаеш районы халкы Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда актив катнаша.
Урта Девятово авылындагы 1768 санлы сайлау участогында беренче минутлардан ук зур активлык күзәтелә — биредә иртән үк чират җыелды һәм беренче егерме минутта ук 50дән артык кеше тавыш бирде. Күзәтүчеләр биредә бернинди канун бозуны да теркәмәде.