Лаеш районы халкы Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда актив катнаша.
җәмгыять

Лаеш районы халкы Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда актив катнаша.

Урта Девятово авылындагы 1768 санлы сайлау участогында беренче минутлардан ук зур активлык күзәтелә — биредә иртән үк чират җыелды һәм беренче егерме минутта ук 50дән артык кеше тавыш бирде. Күзәтүчеләр биредә бернинди канун бозуны да теркәмәде.

Сайлауга килүчеләр арасында төрле буын вәкилләре бар. Мобилизацияләнгән Александр Евсеевның әнисе Галина Витальевна өчен бу сайлаулар аеруча җаваплы адым. Ул туган ягының киләчәге һәм бүген ил чикләрен саклаучы яугирләр өчен тавыш бирергә килгән.

Мобилизацияләнгән Александр Евсеевның әнисе Галина Витальевна өчен бу сайлаулар аеруча җаваплы адым.

Яшьләр дә читтә калмый: Евгений Кузовов бу сайлауларда тормышында беренче тапкыр катнаша.

Евгений Кузовов

Ул аңлы сайлау ясау һәм шуның белән ил тормышына кушылу өчен килгән. Яшь сайлаучының мондый карары һәркемнең тавышы мөһим икәнен күрсәтә.

Искәртеп узабыз, сайлаулар 18-20 сентябрь көннәрендә уза. Сайлау участоклары 8:00дән 20:00гә кадәр эшли.


Лаеш районы халкы Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда актив катнаша.

Нет комментариев