Лаеш прокуратурасы Кама диңгезе пляжы янындагы законсыз парковка эшен туктатты
яңалыклар

Лаеш прокуратурасы Кама диңгезе пляжы янындагы законсыз парковка эшен туктатты

Камское море пляжы янында муниципаль җирне законсыз файдалану очрагы ачыкланды

Бер Лаеш кешесе җәйге сезонда ял итүчеләр өчен биредә түләүле машина кую урыны оештырган. Җир участогының рәсми билгеләнеше кибетләр өчен дип күрсәтелгән, ә аны арендага алу турында килешү төзелмәгән. Шулай ук бу кеше эшмәкәр буларак та теркәлмәгән һәм салым түләмичә табыш алып килгән.

Парковка сигналь тасма белән әйләндереп алынган булган. Бу хәл гражданнарның җәмәгать урынына һәм яр буена ирекле керүен чикләгән.

Рәсми тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге ир-атка карата җир участогын үз белдеге белән алу һәм дәүләт теркәвеннән башка эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару маддәләре буенча административ эшләр кузгатылган.

Прокуратура Лаеш районында мондый хокук бозулар җирле бюджетка зыян китерә һәм кешеләрнең табигать ресурсларына тигез хокукын боза дип белдерә.


Лаеш прокуратурасы Кама диңгезе пляжы янындагы законсыз парковка эшен туктатты

Нет комментариев