Гекдениз Карадениз Лаеш шәһәрендә кунакта булды
спорт

Гекдениз Карадениз Лаеш шәһәрендә кунакта булды

Танылган төрек футболчысы Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов белән районда спорт инфраструктурасын үстерү турында сөйләште.

«Рубин» футбол клубы ветераны «Зәйнәб» җәмигъ мәчетендә һәм «Ак таулар» туристлык-рекреация кластерында булды. Очрашуда Илдус Фатыйх улы районда яңа спорт мәйданчыклары һәм стадионнар төзү планнары турында сөйләде.

Белешмә

Гекдениз Карадениз — Казанның «Рубин» командасы легендасы. Ул 2008–2018 елларда клубта чыгыш ясап, 300 матчта уйнаган һәм 51 гол керткән. Аның командадагы уены казанлыларга Россиянең ике тапкыр чемпионы булырга (2008, 2009), ил Кубогын (2012) һәм Суперкубогын (2010, 2012) яуларга ярдәм иткән.

Карадениз шулай ук Төркия җыелма командасы составында 2008 елгы Европа чемпионатының бронза призёры булды. 2023–2026 елларда «Рубин-2» командасының баш тренеры булып эшләде.

Фото: Лаеш районы Советы


Гекдениз Карадениз Лаеш шәһәрендә кунакта булды

Нет комментариев