«Физика-химия алга китеше» республика проекты кысаларында укучылар өчен биш өстәл уены әзерләнгән. Алар химияне кызыклы итеп өйрәнергә һәм алган белемнәрне гамәлдә кулланып ныгытырга ярдәм итә.
Уеннар арасында «Химик домино», «Химик лото», «Атомны җый!», «Молекуланы җый!» һәм «Ток химиясе» бар. Алар органик кушылмалар, Менделеевның периодик системасы, атом һәм молекулалар төзелеше, шулай ук электрохимия нигезләре белән таныштыра.

Уеннарны химия фәннәре кандидаты, КНИТУ-КАИның гомуми химия һәм экология кафедрасы доценты Светлана Шавалеева әзерләгән. Аның сүзләренчә, уен ярдәмендә ярты сәгать эчендә үк химиянең кайбер темаларын аңларга мөмкин. Әлеге уеннарны фән белән әле таныш булмаган укучылар да уйный ала.
Уеннар төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен каралган. Форматына карап, берьюлы ике-сигез кеше катнаша, ә бер уен 20–30 минут дәвам итә. Һәр мәктәпкә сериядән берәр уен тапшырылган.
«Физика-химия алга китеше» проекты Татарстанда табигать белеме юнәлешендәге белем бирүне үстерүгә, укучыларның физика һәм химия фәннәренә кызыксынуын арттыруга юнәлтелгән. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Нет комментариев