Спорт чарасы иртәнге сәгать тугызда башланып китте. Көннең беренче яртысында 2013-2015 елларда туган балалар көч сынашты, ә төштән соң мәйданчыкка 2010-2012 елгы өлкәнрәк уенчылар чыкты.
Ярыш нәтиҗәләре
Өлкән төркемдә урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынны Усад командасы яулады, икенчедә - Вороновка, ә өченче урынга Нармонка мәхәлләсе лаек булды.
Кече яшьтәге спортчылар арасында Габишево вәкилләре беренчелекне бирмәде. Икенче урынны Пәрәү алды, өченче баскычка Лаеш мәхәлләсе күтәрелде.
Бәйгедә катнашучы һәр балага истәлекле бүләкләр өләшенде, ә җиңүчеләргә махсус Кубок һәм мактау грамоталары тапшырылды. Уеннарда катнашкан һәркемгә, тренерларга һәм тамашачыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Яшь спортчыларыбызга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
Нет комментариев