Пәрәү: 2021 ел йомгаклары һәм 2022 елга планнар
Пәрәүдә җыен авыл мәдәният йортында булды.
Пәрәү авыл җирлегендә беренче булып 2021 елга йомгак ясадылар.
Чара кунакларын – Лаеш районы башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Новиков һәм район Советы аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтовны – милли киемнәр кигән балалар күмәч һәм чәк-чәк белән каршыладылар. Мәдәният йорты фойесендә җирле мәктәп укучылары казанышлары экспозициясе, кул эшләре һәм аш-су осталары әйберләре күргәзмәсе урнашкан. Утырыш алдыннан мәдәният йортына килүчеләр үзешчән сәнгать артистлары концертын һәм Татарстан Республикасы һәм Лаеш районының социаль-икътисади үсешенә багышланган фильмнар карадылар.