Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Пәрәү: 2021 ел йомгаклары һәм 2022 елга планнар

Пәрәүдә җыен авыл мәдәният йортында булды. Пәрәү авыл җирлегендә беренче булып 2021 елга йомгак ясадылар. Чара кунакларын – Лаеш районы башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Новиков һәм район Советы аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтовны – милли киемнәр кигән балалар күмәч һәм чәк-чәк белән каршыладылар. Мәдәният йорты фойесендә җирле мәктәп укучылары казанышлары экспозициясе, кул эшләре һәм аш-су осталары әйберләре күргәзмәсе урнашкан. Утырыш алдыннан мәдәният йортына килүчеләр үзешчән сәнгать артистлары концертын һәм Татарстан Республикасы һәм Лаеш районының социаль-икътисади үсешенә багышланган фильмнар карадылар.

Төп докладны Пәрәү авыл җирлеге башлыгы Равия Евдокимова ясады. Аның территориясендә “Туган киңлекләр” авыл хуҗалыгы предприятиесе, вак таш карьеры, крестьян-фермер хуҗалыклары эшләп килә. Авыл кешеләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мөгезле эре терлек, бал кортлары, кош-корт асрыйлар. 2021 елда Пәрәү авыл җирлеге агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча республика конкурсында җиңү яулады. Авылны төзекләндерү буенча эш алып барыла. Узган елда 80нән артык энергия саклаучы диодлы лампа алыштырылган һәм урнаштырылган. Пионер урамында (70 метр) балчык юл үз акчалары исәбенә ремонтланган. 2021 елда буаны чистарту эшләре алып барылган. М12 Мәскәү-Казан юлын төзү вакытында киселгән агачлар урынына ылыслы агачлар утыртылган. Үзара салым программасы буенча Солнечная урамына (220 метр) вак таш җәелгән, Комсомол урамында (270 метр) су белән тәэмин итү системасын үзгәрткәннәр, урам яктырту фонарьларын алыштырганнар һәм яңаларын куйганнар. Кышлый юллар кардан чистартыла. 2022 елда җирлек территориясен төзекләндерү, күп балалы гаиләләргә, өлкәннәргә, инвалидларга адреслы ярдәм кебек мәсьәләләрне хәл итү бурычы куела. Мәчет яны территориясен төзекләндерү ниятләнелә, киләчәктә спорт мәйданчыгы төзү, тузган суүткәргеч торбаларны алыштыру планлаштырыла.

Җирле хакимият алдында  шактый проблемаларны хәл итү бурычы тора, аларны хәл итүдә ярдәм сорап җирле үзидарә органы район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән. Алар арасында – мәктәп һәм балалар бакчасының түбәсен капиталь ремонтлау, китапханә һәм башкарма комитет биналарын ремонтлау. Авыл халкы мәдәният йортын ремонтлауда ярдәм сорый. Шулай ук 2022 елда Пәрәүдә һава электр үткәргечләрен алыштыру һәм исәпләү приборлары кую эше дәвам итә.

Мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре башлыклары эш йомгаклары турында хисап тоттылар. Авыл халкы кече, урта бизнес һәм үзмәшгульлеккә ярдәм чаралары, шулай ук социаль ярдәм чарасы буларак социаль контракт турында белделәр.

Чара гадәттәге бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пелево Лаишевский край Сходы граждан-2022