Террорчылыкка каршы комиссия утырышында каралган төп мәсьәлә — гражданнарның иминлеге.
Лаеш районының террорчылыкка каршы комиссия утырышында экстремизм күренешен профилактикалау һәм массакүләм чаралар — Шәһәр көне һәм сайлаулар вакытында гражданнарның иминлеген тәэмин итү, районның мәгариф оешмаларында балаларның иминлеге буенча эшнең төрле аспектлары каралды.