Лаеш районының террорчылыкка каршы комиссия утырышында экстремизм күренешен профилактикалау һәм массакүләм чаралар — Шәһәр көне һәм сайлаулар вакытында гражданнарның иминлеген тәэмин итү, районның мәгариф оешмаларында балаларның иминлеге буенча эшнең төрле аспектлары каралды.
Яшьләрне игелеккә, мәхәббәткә һәм дуслыкка өндәү белән Казан епархиясенең Лаеш благочиниясе игумены Никодим чыгыш ясады.
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалауда массакүләм мәгълүмат чараларының роленә игътибар иттеләр.
Лаеш районы тынычлык һәм бердәмлек территорияләре булып калсын өчен, бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.
Нет комментариев