Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Күчемсез милек реестрын тутыру буенча «юл картасы»

Татарстанда 1 миллионга якын күчемсез милек объектына хокукка ия булучылар турында мәгълүмат юк.

Татарстан Росреестры күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрын (ЕГРН) тулы һәм төгәл мәгълүматлар белән тутыру буенча «юл картасын» тормышка ашыра.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе төбәк хөкүмәте белән берлектә күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрын тулы һәм төгәл белешмәләр белән тутыру буенча «юл картасы»н тормышка ашыра башлады. Чаралар планы 2023 ел ахырына кадәр исәпләнгән.

Юл картасы бердәм дәүләт мәгълүмати системасын административ-территориаль берәмлекләр, территориаль зоналар, җир кишәрлекләре һәм башка күчемсез милек объектлары чикләре турында белешмәләр белән тулыландыру, урман фонды, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр, махсус сакланыла торган территорияләр турындагы мәгълүматларны анализлау һәм чагыштыру һәм башкалар буенча чаралар үткәрүне күздә тота. Шулай ук башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокукка ияләрен ачыклау, комплекслы кадастр эшләре үткәрү, мәгълүматларны ЕГРНга кертү һәм аныклау буенча зур эш башкарасы бар.

Хәзерге вакытта Татарстанда ЕГРНда 4 миллион 300 меңнән артык күчемсез милек объекты турында мәгълүмат бар. Шул ук вакытта 920 меңнән артыгының хокукка ия булучылары турында мәгълүмат юк: шуларның 500 меңнән артыгы биналар һәм корылмалар, 400 меңгә якыны – җир кишәрлекләре.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин билгеләп үткәнчә, Росреестрның үзәк аппараты тарафыннан кайбер мәсьәләләр буенча субъектның башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары өчен гамәлләр алгоритмы эшләнгән. Әлеге чараларны гамәлгә ашыру өчен методик тәкъдимнәр республика җитәкчелеге адресына җибәрелде.

-ЕГРН мәгълүматларының сыйфаты һәм тулылыгы теләсә кайсы төбәкнең инвестицион, икътисади һәм социаль өлешенә сизелерлек йогынты ясый. Татарстан Росреестрына төбәкнең башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә ЕГРНны дөрес һәм тулы мәгълүмат белән тулыландыру буенча зур эш башкарырга туры киләчәк. Бердәм дәүләт реестрында әлеге мәгълүматларның булуы күчемсез милек белән алыш-биреш ясаганда милекне яклауны, инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны тәэмин итәчәк, кулланылмый торган күчемсез милек объектларын әйләнешкә кертергә мөмкинлек бирәчәк, бу, үз чиратында, республика бюджетын тулыландыруга уңай йогынты ясаячак, – дип аңлатма бирде Артем Костин.

Моннан тыш, Росреестр төбәкләр белән инвесторларны җәлеп итү максатыннан торак төзелеше өчен яраклы җир участоклары турында халык алдындагы кадастр картасында (ПКК) мәгълүмат урнаштыру турында килешүләр төзергә планлаштыра. Мондый килешү Татарстанда да төзелергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X