Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Призлар ышанычлы кулларда

“Наян йорт хайваннары-2020” фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү беренче өч урынны алучыларга күп шатлык китерде.

Безнең даими укучыларыбыз газета адресына үзләренең яраткан хайваннарының кызыклы фоторәсемнәрен җибәрделәр. Мәчеләр атлар белән һәм этләр белән янәшә. Соцчелтәрләрдән файдаланучылар катнашучылар өчен тавыш бирделәр һәм финалга чыккан мәчеләрнең конкурста җиңүләрен ачыкладылар.

Вера Кәримова өченче урын алды. Ул диплом һәм кухня өчен ваклаучы блендерга ия булды. Яшь әни ике бала тәрбияли һәм декрет ялында.

-Бу приз без яңа йортка күчкәч зур ярдәм булыр, - дип уртаклашты Вера.

Тиздән аның барлык туганнары һәм дуслары яңа кухня гаджеты ярдәмендә әзерләнгән тәмле ашлардан авыз итәчәкләр.

Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның №2нче мәктәбе икенче сыйныф укучысы Милена Богатова икенче урынга чыкты. Мәктәп баласына диплом һәм йогуртница – файдалы әче сөт ризыклары ясый торган кухня техникасы тапшырдылар. Ул конкурс турында сыйныфташы – анда катнашучы – аның фотосы өчен тавыш бирүен сорагач белә.

- Мин дустым өчен тавыш бирдем һәм үзем дә конкурска мәче баласы рәсемен җибәрергә булдым, - диде кыз елмаеп.

Сигез яшьлек катнашучының мондый адым ясавы үз җимешләрен китерде – ул конкурс финалына чыккан өчлеккә керде һәм приз алды.

Интернеттан файдаланучылар безнең фотоконкурсларда еш катнашучы һәм җиңү яулаган Регина Хәйретдиновага өстенлек бирделәр. Төп приз иясе дә бала карау ялында, аннан соң балаларга математика һәи информатикадан белем бирергә җыена.  Ул диплом һәм шуруповертка лаек булды.

-Хуҗалыкта кирәкле инструмент һәм һәрчак кирәк була, аеруча өй салганда,- дип уртаклашты Регина.

Конкурсны оештыручы – “Татмедиа” АҖнең “Камская новь” -“Кама ягы” газетасы филиалы.

Җиңүчеләр өчен призларны “Камский Корфу” ЧҖҖ бирде – https://www.instagram.com/kamskiy korfu/ - Лаешта һәм “Радуга” (Каипы) поселогында арадашчыларсыз җир участоклары сата. Йортларны салып бетереп сата. Тел. 89196291110. http://laishevskyi/r/advert/prodazha-uchastkov-i-kachestvennoe stroitelstvo..

“Камская новь” сайты конкурсларында призлар алу чынбарлык. Фотоларны җибәрегез, дусларыгыз, туганнарыгыз һәм танышларыгыз тавышларын җыегыз һәм Җиңегез!

Реклама хокукында 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Лаеш районы бүләкләү лаешта реклама Наян йорт хайваннары