2024 елда алдагы БДИ һәм ОГЭ имтиханнарының датасы билгеле булды
Расписание проекты РФ Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор порталларында басылып чыкты
Агымдагы уку елында БДИның вакытыннан алда чоры 22 марттан башлана һәм 22 апрельдә тәмамлана. Имтиханнарның төп башлану чоры 23 майга билгеләнгән һәм ул 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Өстәмә 4-23 сентябрьдә узачак.
Төп чор 23 майда география, әдәбият һәм химия буенча имтиханнар белән ачылачак. Аннары, 28 майда, укучылар рус телен, ә 31 майда база һәм профиль дәрәҗәсендәге математиканы тапшырачаклар.
Җәмгыять белеме буенча БДИны чыгарылыш укучылары 4 июньдә, тарих һәм физика буенча 10 июньдә тапшыра алачак.
Информатиканы укучылар ике көн дәвамында — 7 һәм 8 июньдә, шулай ук чит телләр буенча БДИның телдән бирелгән өлешен — 17 һәм 18 июньдә тапшырачаклар.
Чит телләр буенча имтиханның язма өлешен укучылар 13 июньдә тапшырачак. Шул ук көнне биология буенча БДИ планлаштырылган.
Расписание проектында каралганча, 20 июньнән 1 июльгә кадәр барлык фәннәр буенча имтиханнар өчен резерв көннәр бирелгән.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен ОГЭ шулай ук өч чорга бүленә: вакытыннан алда 23 апрельдән 21 майга кадәр, төп 24 майдан 2 июльгә кадәр һәм өстәмә 3 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев