Бөтенроссия хокукый ярдәм көне Лаеш техникумында уздырылды
Ул бөтен дөньяда 20 ноябрьдә билгеләп үтелә торган,1959 елда Бала хокуклары декларациясен кабул итү хөрмәтенә Бөтендөнья бала көне дип игълан ителгән көнгә туры китерелде.
Техник-икътисад техникумында 1 курс студентлары Лаеш районы Башлыгы ярдәмчесе Марина Карпова һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы полиция капитаны Наталья Андронова белән очрашты.
Кунаклар студентлар алдында чыгыш ясады. Ә очрашу ахырында балалар «Минем хокукым бар» викторинасында катнаштылар, анда баланың төп хокукларына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Викторина җиңүчесе булып ПСО-231 төркеме студентлары танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев