«Камская новь»ның СММ белгече Олеся Гималдинова «Эфирда яхшылык» өчен массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесендә лауреат булды
Конкурска хәйрия эшләре, волонтерлык, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм темаларына видеолар һәм мәкаләләр җибәрелде.
Олеся Витальевна безнең СВО зонасындагы сугышчыларга ярдәм итүче оешмалар белән тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итә, гуманитар ярдәмне озату турында видео төшерә һәм хәтта үзе яңа территорияләргә ярдәм озатуда катнаша.
Газетабыз хәбәрчесе материалларын кырыс жюри лаеклы бәяләде. Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT паркта конкурс финалчыларын тантаналы бүләкләү булды. Бүләкләү тантанасында ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов, челтәр ММЧ «Добро. Журнал» баш редакторы Ашот Караханян катнашты.
Олеся Гималдиновага истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар. «Эфирда яхшылык» конкурсы финалчысын котлыйбыз һәм яңа мәкаләләр һәм видеорепортажлар көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев