Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Казанда иң яхшы өлкән яшьтәге шоферларны сайладылар

Казанда Өлкәннәр көненә багышланган машина йөртү осталыгы буенча республика конкурсы узды.

"Ирләр арасында машина йөртү осталыгы буенча республика конкурсында Нурлат районыннан Рәис Сафиуллин җиңде. Икенче урынны Теләче районыннан Дамир Вәлиев алды, ә лидерлар өчлеген Әлмәт районыннан Рафик Лотфуллин япты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кубоклар тапшырылды«,-дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә.

Хатын-кызлар арасында иң яхшы автоледи дип Бөгелмә районыннан Наталья Березовская танылды. Узган ел ул шулай ук бу конкурста иң яхшысы булды. Икенче урынны Азнакай районыннан Гөлфия Абдуллина, өченче урынны Яшел Үзән районыннан Зөлфия Шакирова алды. Барлык хатын-кызларга дипломнар, кубоклар һәм, әлбәттә, чәчәкләр тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, машина йөртүчеләр ике категориядә ярыштылар: юл хәрәкәте теориясен һәм кагыйдәләрен белүдә, шулай ук махсус трассада фигуралы йөрүдә. 

Конкурста 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар катнашты. Татарстаннан 39 машина йөртүче катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Автобабай-2023 Өлкәннәр ункөнлеге