Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш районы яшьләрен «Коррупциягә каршы бергә» конкурсында катнашырга чакыралар

Конкурс яшьләрнең игътибарын коррупция проблемасына җәлеп итүгә һәм әлеге күренешкә каршы көрәштә креатив чишелешләр эзләүгә юнәлдерелгән.

Конкурсны Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы оештыра. Яшьләр креативлык күрсәтә һәм төрле телләрдә социаль реклама булдыру аша коррупциягә каршы көрәшкә үз өлешен кертә алачак. Конкурс халыкара характерда. Анда 10 яшьтән 25 яшькә кадәрге балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр катнаша алачак. Конкурсны үткәрү вакыты — 2024 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр.
Катнашучылар үз эшләрен конкурсның рәсми сайтында — https://anticorruption.life бирә алалар, анда шулай ук үткәрү кагыйдәләре, катнашу шартлары һәм эшләрне бәяләү критерийлары бастырылган.

 

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс прокуратура Лаеш районы лаешта реклама яшьләр