Лаеш районында 4 октябрьдә сирена яңгыраячак
Сирена тавышы, торак пунктлар урамнары буйлап чабучы янгын сүндерү машиналары һәм ашыгыч ярдәм кареталары- болар барысы да гражданнар оборонасы буенча планлы команда-штаб өйрәнүләренең картинасы булачак.
Хөрмәтле Лаеш районы халкы!
2 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр безнең районда гражданнар оборонасы буенча планлы команда-штаб өйрәнүләре узачак.
Бөтенроссия хәбәр итү системасын тикшерү 4 октябрьдә 10.40 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр көтелә. Тавыш сиреналарын җибәргәндә тынычлык саклауны сорыйбыз.
Өйрәнүләр кысаларында гражданнар оборонасы һәм халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча чаралар эшләнәчәк. Шәһәр һәм торак пункт юлларында махсус техника, янгын сүндерү машиналары, ашыгыч ярдәм машиналары йөриячәк.
УКУЛАР 6 ОКТЯБРЬДӘ ТӘМАМЛАНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев