Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш шәһәре үзәк китапханәсендә Фатих Хөсни мирасы белән танышырга мөмкин

“Мастер-новеллист” китап күргәзмәсе татар әдәбияты классигы Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулуга багышланган.

Хөснетдинов Фатих Хөснетдин улы (1908-1996) - Татарстанның халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, драматург, ТР Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ул татар халкы тормышындагы төп үзгәрешләр елларында язучы буларак формалаша. Иҗат юлы башында ул үзен төрле әдәби жанрларда сыный: поэзия, драматургия, әдәби тәнкыйть, публицистика, ләкин еллар узу белән проза жанрына күчә һәм анда мәңгегә кала, хикәя остасы була.

Кырык ел әдәби эшчәнлектә ул бик күп талантлы әсәрләр иҗат итте. Фатыйх Хөснетдин улының хикәяләре, повестьлары, романнары милли характерлары, матур теле белән аерылып тора. Аның балалар өчен танылган хикәяләре:Малай, чиләк, әби, “Чия төше”, “Йөзек кашы”, “Җәяүле кеше сукмагы” романы. Бу әсәрләрнең нигезендә тирән мәгънә һәм камиллеккә ирешкән осталык ята.

Фатих Хөснинең тормышы һәм иҗаты белән Лаеш шәһәренең үзәк китапханәсендә Мастер-новеллист китап күргәзмәсендә танышырга мөмкин. Монда искиткеч язучының тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителә.

 

Анастасия Пажитнова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш үзэк китапханәсе Хөснетдинов Фатих Хөснетдин улы