Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары Всеволод Цыганов һәм Матвей Пузырев Бөек Новгородта узган Бөтенроссия югары технологияләр чемпионатында икенче урыннарны яулады.
Бу ярыш Россия Мәгърифәт министрлыгы ярдәмендә «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Егетләр түбәндәге номинацияләрдә чыгыш ясады: Матвей Пузырев — «Очу аппаратының борттагы техник радиоэлектрон комплексын җитештерү һәм аңа хезмәт күрсәтү», Всеволод Цыганов — «Һава судноларының тәгәрмәчләренә һәм тормозларына техник хезмәт күрсәтү».
«Лаеш техникумына оныгыма ышаныч белдергәне, шундый әһәмиятле чарада катнашу мөмкинлеге һәм яңа белемнәр биргәне өчен рәхмәт әйтәм, — дип уртаклашты Всеволодның әбисе Надежда Генералова. — Биремнәр катлаулы иде, әмма огнозым моның белән уңышлы идарә итте. Гаиләбездә инде өченче буынның бу техникумда укуы белән горурланабыз. Всеволод һәрвакыт тыйнак һәм игътибарлы, мәктәпне яхшы тәмамлады һәм техника белән бик кызыксына».
Студентларның бу җиңүе Татарстандагы белем бирү программаларының нәтиҗәлелеген тагын бер кат раслый. Ә һөнәри конкурслар үз мөмкинлекләреңне ачарга һәм уңышлы карьера төзергә менә дигән юл ача.
Нет комментариев