Лаеш районында яшәүчеләр сайлау участокларына бөтен гаиләләре белән киләләр.
Лаеш районының күпбалалы гаиләләре сайлауларда актив катнаша.
Комлы Ковал авылыннан күпбалалы Сергеевлар гаиләсе Россия Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлаудан читтә калмады. Әти-әниләр үз үрнәкләрендә балаларына чын патриотизм һәм актив тормыш позициясенең нәрсә икәнен күрсәтәләр. Бу — үз Ватаның алдында җаваплылык һәм аны яратуның иң яхшы үрнәге. Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның өченче көне бара. Тавыш бирү бүген 20:00 сәгатьтә тәмамланачак.
Фото: Усад прогимназиясе
Нет комментариев