Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре корычагач үсентеләре утырттылар

Лаеш урманчылыгында ике ел питомникта үстерелгән үсентеләр утырттылар.

Лаеш урманчылыгы һәм Лаеш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 2022 елның көзендә корычагач орлыкларын җыйдылар. Питрәч кишәрлеге урманчылыгы питомнигында 200 кг орлык чәчелгән. Ике ел эчендә орлыктан шундый яхшы үсентеләр үсеп чыкты. Бүгенге көндә дәүләт урман фондына ике еллык үсентеләр утыртылды.
Белешмә өчен: гади корычагач 100–120 яшьтә өлгерә. Бу яшьтә кәүсәнең уртача диаметры 31 дән 54 сантиметрга кадәр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы урман лаешта реклама Урман хуҗалыгы Питрәч