Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Әнисе улына смартфон отты

“Лаеш ягы могҗизалары” интернет-конкурсында җиңүчеләр ачыкланды. Катнашучыларның барысына лаеклы призлар тапшырылды.

Гадәт буенча бүләкләү тантанасы безнең газета редакциясендә булды. Өченче урын өчен диплом һәм яшелчә, җиләк-җимеш киптерү өчен сушилка спорт мәктәбе хезмәткәре Александр Фроловка тапшырылды.

-Сезнең конкурс турында газетадагы белдерүдән белдем, катнашып карарга булдым, - диде призер. – Хуҗалыкта мондый техника артык булмас. Иң мөһиме, минем мәчеләрем Барсик һәм Даша гына ул эшләгәндә курыкмасын.

Сокуры мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльмира Трофимова икенче урын өчен дипломга һәм электр җылыткычка лаек булды.

-Минем өчен туганнарым, дусларым һәм өченче сыйныф укучыларымның әти-әниләре актив тавыш бирде, - дип сөйли педагог. – Инстаграмда конкурс турында мәгълүмат күрүгә катнашырга булдым, чөнки безнең чиркәү бик-бик матур бит. Ә мондый салкын җәйдә өйдә җылыткыч бик тә кирәк.

Ирина Борисова улы Артем белән беренче урын алды, аларга диплом һәм төп приз тапшырылды. Хәзер өченче сыйныф укучысы дусларына һәм сыйныфташларына үзенең гаджетын күрсәтә алачак.

-Безнең Сокуры күлен чистарттылар һәм тәртипкә китерделәр. Хәзер ул Лаеш районының истәлекле урыны дип саналырга хокуклы. ВКонтакте соцчелтәреннән конкурс турында белгәч мин аны төшереп “Камская новь”ка җибәрдем, - диде җиңүче. – Дусларым, танышларым, туганнарым һәм хезмәттәшләрем тавышы мине җиңүгә китерде.

Бүләкләрне конкурсның иганәчесе “Форт-Римэкс” ЧҖҖ бирде – һәрчак яхшы бензин!

Лаеклы приз оту - бу чынбарлык. Безнең яңа конкурслар турындагы мәкаләләрне укыгыз, фоторәсемнәр җибәрегез, катнашыгыз һәм җиңегез!

Реклама 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фотоконкурс Лаеш районы