Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ана платаларын җыю буенча иң эре заводларның берсен ачуга старт бирде
Лаеш районының «Иннополис» махсус икътисадый зонасында заводны ачу тантанасында район башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
Шулай ук ачылышта РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Василий Шпак, Сәнәгатьне үстерү фонды директоры Роман Петруца һәм ICL директорлар советы рәисе Виктор Дьячков катнашты.
Биредә исәпләү техникасы һәм ана платаларының өстән монтажлау җыюы узачак.
Завод территориаль яктан Лаеш районында аэропорттан ерак түгел урнашкан.
Заводның җитештерү мәйданы 8 мең квадрат метрдан артык яңа тест лабораториясе цехын үз эченә ала. Хисаплау техникасы җитештерүнең конвейер линияләре һәм басма такталарны өстән монтажлау цехы эшли башлаячак.
Планлаштырылган җитештерү куәте: 200дән артык төрле исәпләү техникасы чыгару: серверлар, мәгълүмат саклау системалары, персональ компьютерлар, моноблоклар, ноутбуклар, планшетлар һ. б.
Беренче чиратның куәте елына 300 мең ана платасы, аннан соң елына 1 миллион платага кадәр арттырыла.
Төзелеш узган ел башланды һәм компания аны кыска вакыт эчендә эшләтеп җибәрде. Мәйданчыкта конвейер җыю участокларын, шулай ук басма платаларны монтажлауның автомат линияләрен (кеше катнашмыйча) үз эченә алган җитештерү җәелдереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев