Татарстанда СВОда катнашучыларга җир бирү турында закон проектын кабул итәргә мөмкиннәр
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга бушлай җир кишәрлекләре бирү турындагы закон проектын Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшләде.
Бу документны ел ахырына кадәр кабул итү күздә тотыла, дип сөйләде ведомство башлыгы Фәнил Аглиуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта.
«Проектта җир кишәрлекләрен бер тапкыр түләүсез милеккә бирү хокукына Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булганнар яки СВО барышында күрсәткән хезмәтләре өчен РФ орденнары белән бүләкләнгәннәр ия дип билгеләнде», — диде Аглиуллин.
Министр мондый хокукны шулай ук РФ Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ярдәм итүче ирекле формированиедә булу турында контракт төзегән затлар һәм РФ Милли гвардиясе (Росгвардия) гаскәрләрендә хезмәт итүче һәм полиция дәрәҗәләренә ия булган затлар алачак, дип өстәде.
Исегезгә төшерәбез, җәй көне үк Россия Президенты Владимир Путин төбәк хакимиятләренә Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәм моның өчен Россия Герое ордены яки исеме алган хәрбиләргә бушлай җир участоклары бирергә тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев