Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

ТР ДОСААФ Татарстан контрактчыларына махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкләрен һәм җиһазларын җибәрде

Ике фурага автомобиль, квадроцикл һәм төзелеш материаллары төяделәр.

Бүген ТР ДОСААФыннан махсус хәрби операция зонасына Татарстан контрактчылары өчен гуманитар йөк һәм махсус җиһазлар җибәрделәр. Ике фурага автомобиль, квадроцикл һәм төзелеш материаллары төяделәр.

«Махсус хәрби операция башланганнан бирле ТР ДОСААФ актив позициядә тора һәм мобилизацияләнгәннәрне, иреклеләрне һәм анда катнашучы барлык солдатларны тәэмин итү буенча зур эш алып бара.

ТР Хөкүмәте йөкләмәсе буенча ел ярым дәвамында без ике йөздән артык берәмлек техника, кием-салым, коптер һәм башка әйберләр җибәрдек. 1,5 ел эчендә без 30дан артык колонна җибәрдек», — дип сөйләде «Татар-информ» га ТР ДОСААФ идарәсе рәисе Сергей Старостин.

Ул билгеләп үткәнчә, Әхмәт, Алга һәм башка махсус подразделениеләр сугышчылары бик яхшы җиһазландырылган, киенгән, аяк киеме белән тәэмин ителгән һәм яңа җиһазлар куллана.

«Аларның тәэмин ителү буенча сораулары юк. Без махсус техника, махсус чаралар, җиһазлар һәм аммуницияәрне җиткерүдә специальләшәбез. Безнең өчен гуманитар йөк иярчен. Бу юлы без внедорожниклар, квадроцикллар, прицеплар җибәрәбез, соңгы тапкыр бульдозерлар һәм башка авыр җиһазлар җибәрдек. Татарстанның барлык эре оешмалары һәм аерым шәхесләр дә ярдәм итә», — дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы гуманитар ярдәм