Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
шигърият

Сөеклем баланнары

Кызыл тамчы энҗе булып балкый Өстәлем дә кызыл баланнар. Искитәрлек хозурлыктыр инде Шушы балан пешкән аланнар.

Кызыл тамчы энҗе булып балкый
Өстәлем дә кызыл баланнар.
Искитәрлек хозурлыктыр инде
Шушы балан пешкән аланнар.


Сөйгәнем бит җыйган бу баланны
Алып кайткан миңа бүләккә.
Җан җылысын салып учларына
Теләгәндер изге теләк тә.

Ул җыйганга шундый кадерле шул
Өстәлемне бизи баланым.
Бу бүләккә күңелем канатлана
Хак Тәгаләм бирер калганын.

Ямьле язда чәчәк атып балан
Тирә-якка хуш-ис тараткан.
Җанга рәхәт биреп тора үзе
Һәр кешене үзенә караткан.

Чәчәгенең хуш-исенә исереп
Сайрагандыр таңда сандугач.
Иркәләгән назлы кояш нуры
Алсуланып җирдә таң тугач.

Җылы җилләр иркә сыйпап үткән
Чуарлаган чәчәк аланын.
Кошлар җыры һаман яңгыраган
Энҗе чыклар юган баланын.

Һәр көн саен барып күрер идем
Шушы балан үскән аланын.
Мәңге саклар идем кулларымда
Сөйгәнемнең энҗе баланын.

Матур көйләр язар идем аңа
Сулмасын дип кызыл баланым.
Күңелем дә кайнар хисләр туды
Кулларымда-бәллүр баланың...

 

Эльвера Энгельс кызы Абдуллина-Байгазина

Габишев бистәсе 30 ноябрь 2018 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы