Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

100гә якын балалар лагере ремонтланачак

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеобрифингта 2019 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясадылар.

Балаларның җәйге ялы турында Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Фәттахов Дамир Илдус улы сөйләде.

2019 елның җәйге чорында 179 026 кешенең ялы оештырылган. Шулай ук бу вакыт эчендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 1 меңнән артык бала да ял иткән. Татарстанда «Заречье» (Казан) балалар сәламәтләндерү лагерендә Украинаның Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан 100 бала ял иткән.

Татарстанда 1810 балалар лагере һәм санаторие бар. Якындагы өч елда 94 лагерьгә капиталь ремонт ясау бурычы тора.

“Балалар һәм яшьләр ялы ассоциациясе” төбәк иҗтимагый оешма файдалы һәм куркынычсыз балалар ялы культурасы формалаштыруны армый-талмый күзәтеп тора. Ул педагогик составны (вожатыйлар), лагерьнең идарәче составын укыту һәм әзерләүдә, ялны оештырганда инновацион практикалар һәм алдынгы технологияләр кертүдә ярдәм итә.

Балалар ялы вакытында куркынычсызлык, туклану һәм медицина хезмәте күрсәтүне оештыру турында “Лето” тернәкләндерү үзәге ДБУ директоры Раил Моратшин сөйләде. Кара диңгез яры буендагы сәламәтләндерү кампаниясе йомгаклары белән «Черноморец» республика үзәге директоры Евгений Ветров таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы балалар