9 сентябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында ат-спорт бәйрәме узачак
Арча муниципаль районында «Ат көне» ат спорты бәйрәме 9 сентябрьдә узачак.
Чара 2015 елдан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Татмелиорация» траст компаниясе" ААҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә үткәрелә. Ат-спорт фестивале кысаларында 40, 80, 100, 120 һәм 160 км дистанцияләрдә ат чабышлары, төрле токым атлар - татар, чиста канлы һәм ярым канлы һәм җирле токымлы атлар өчен ат чабышлары, конкурслар, күргәзмәләр, кинологларның күрсәткеч чыгышлары, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Фестивальне уздыру Татарстан Республикасы өчен әһәмиятле чараларның берсе һәм барлык ат индустриясен үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлтелгән чараларның аерылгысыз өлеше булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев