Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Җанисәптә катнашу юллары: санаучылар,стационар, күп функцияле үзәк, дәүләт хезмәтләре

​​​​​​​Лаеш районында яшәүчеләр Бөтенроссия халык санын алуга 15 стационар участокның берсенә килә алалар.

Без халык санын алуда катнашуның төрле ысуллары турында язган идек инде: өйгә килгән санаучылар сорауларына җавап бирү, МФЦда анкета тутыру, стационар участокларга бару яки интернет аша дәүләт хезмәтләреннән файдалану. Татарстанның һәр районында стационар санау участоклары һәм МФЦларда участоклар эшли.

 

Сезгә санау үтү өчен кайсы стационарга һәм нинди вакытка килү уңайлы икәнлеге турында 8(84378) 2-56-59 яки +7 939 372-96-57 телефоннары аша Лаеш районы буенча халык санын алу буенча җаваплы  Гөлшат Карсаловага шалтыратып белергә була. 

Җанисәп үтү өчен стационар санау участоклар адреслары Татарстанстат сайтында да урнаштырылган:https://tatstat.gks.ru/vpn2020. Сорашу өчен  гаиләгә уртача 15-20 минут вакыт бирелә.

 

Лаеш районында стационар 15 санау участогы бар:

1.Лаеш шәһәре башкарма комитеты

2.Лаеш күп функцияле үзәге

3.”Спорт мәктәбе” МБУ

4.Александровка АҖ башкарма комитеты

5.Сокуры, мәдәният йорты (ике участок)

6.Столбище авыл җирлеге башкарма комитеты

7.Усады, спорт мәктәбе (ике участок)

8.Габишево АҖ башкарма комитеты

9.Комлы Ковали АҖ башкарма комитеты

10.Нармонка АҖ башкарма комитеты

11.Рождествено АҖ башкарма комитеты

12.Чирпы АҖ башкарма комитеты

 

Гражданнар беренче тапкыр санау бланкларын дәүләт порталыннан файдаланып үзләре тутыралар. Мәсәлән, Россия Президенты Владимир Путин санау бланкларын дәүләт хезмәтләре аша тутырган.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Җанисәптә катнашу юллары: санаучылар,стационар, күп функцияле үзәк, дәүләт хезмәтләре

2
X